Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования
Джалильская детская музыкальная школа
имени М.Г.Юзлибаева

Сармановского муниципального района
Республики Татарстан

Часы работы:

ПН-ПТ: 08:00-20:00
СБ: 09:00-18:00
Выходной: ВС

Җәлил кызы Элина яңа баянлы булды Бүген Җәлил балалар сәнгать..

19.04.2024

2024-04-19 17:26:37 GMT+00:00Отдел Культуры Сармановского района
Җәлил кызы Элина яңа баянлы булды

Бүген Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә хәрби-патриотик тантана үткәрелде.

Татарстан Республикасында Ватан хәрбиләре Комитеты махсус операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз – Җәлил егете Олег Дещеня-Стрижның кызы Элинага баян бүләк итте. Элина сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегенә 1 класска йөри. Аның укытучысы Нина Гинатуллина кызның музыкаль сәләтләренә зур ышаныч баглый. Әлеге музыкаль бүләкне алуда ТР Мәдәният һәм Яшьләр эшләре министрлыклары олы ярдәм күрсәтәләр.
– Минем үтенечне кире какмавыгыз, шундый зур бүләк ясавыгыз өчен эчкерсез рәхмәтемне белдерәм, – диде Элинаның әнисе Вәсимә ханым.
Чарада Комитетның региональ штабы җитәкчесе Ангелина Галимова, хәрби хәрәкәтләр ветераны полковник Вадим Емельянов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, Татарстанның «Ватан сакчылары» Дәүләт фонды филиалының Сарман һәм Мөслим районнары буенча социаль координаторы Ләлә Насыйбуллина, район мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова, Элинаның әнисе, апасы һәм сыйныфташлары белән укытучылары катнаштылар.

“Сарман: иң яңа хәбәрләр”,19 апрель 2024
Альбина Сабирова
Тулырак: https://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/alil-kyzy-elina-iana-baianly-buldy

Җәлил кызы Элина яңа баянлы булды

https://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/alil-kyzy-elina-iana-baianly-buldy